Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов
Мәктәбебез укучысы Габитова Ландыш Түбән Кама драма театры үткәргән "Театр уйнатадыр, көлдерәдер..." дигән конкурста җиңүче булды. Артистлар театр куярга килгәч, укучыга уңышлар теләделәр һәм укып бетереп, үзләре янына артистка булып эшкә килергә чакырдылар. Артистлар афишага үзләренең матур теләкләрен язып бүләк иттеләр.
10 нчы март көнне Мәдәният йортында Түбән Кама драма театры Ләбиб Леронның "СыСыСыРда ясалганн...нар" дигән кәмит тамашасы белән чыгыш ясады. Бу аларның беренче генә килүләре түгел. Араларында Субаш мәктәбен бетереп, артист һөнәрен сайлаган Юрий Павловның булуы да безне бик сөендерде. Аларга иҗат уңышлары, матурдан матур рольләр уйнарга, тамашачы күңелен тагын да яуларга язсын! Авыл халкы аларны тагын көтеп кала.
20 февраль 2012 нче ел. Карадуган урта мәктәбендә күренекле драматург, дәүләт депутаты Туфан Миңнуллин белән очрашу үтте. Мәктәпнең укучылары Туфан ага белән истәлеккә фотога да төштеләр.Очрашу бик күңелле булды.
Күптән түгел, туганнан туган абыемның юбилеенда булдым. Берничәбез булмаса да, бергәләп истәлеккә фотоларыбыз калды. Туганнар белән һәрчак күңелле итеп яшибез.
2012 нче ел белән дуслар! Яңа ел һәммәгезгә зур уңышлар алып килсен. Бергә-бергә аралашып яшик!
Ниһаять мәктәпкә Кыш бабай үзенең кызы белән килде. Бу көнне бар кеше шат иде.Чөнки алар бик күп бүләкләр белән килде. Һәрберебезне биетте,җырлатты, шигырь сөйләтте.Киләсе яңа еллар белән котлады.
25 декабрь көнне мәктәпнең 7-11 нче сыйныф укучылары авыл клубында зур концерт тәкъдим итте. Тамашачы бик ошатып карады.
Мәктәп яны кар сыннары белән әкияти дөньяга әверелде.Барлык укучылар,ясле-бакча балалары,зурлар рәхәтләнеп тау шуа. Тиздән Кыш бабай белән Кар кызы килер.
15 ноябрь көнне Субаш урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Марий Эл республикасының Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә фәнни-практик семинарда катнашты. Анда ачык дәресләр,проект-эзләнү эшләре, чишмә ачу тантанасы булды. Түгәрәк өстәлдә килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашуда безнең укытучылар да чыгыш ясады. Мондый аралашулар берничә ел рәттән дәвам итә инде. Без мәктәп директоры Полина Владимировна Сорокинага бик рәхмәтле. Семинарга рәссамнарның, доцентларның, төрле җитәкчеләрнең килүе дә безне шаккаттырды. Аның өстенә радио,телевидение, газета журналистларының булуы -бу семинарның нинди югары дәрәҗәдә үтүен күрсә тә.
13 ноября Всероссийская цирковая компания представляла увлекательное шоу артистов Оренбургского цирка с участием дрессированных животных для детей и взрослых в селе Верхний Субаш Балтасинского района РТ. Всем очень понравилась. Было весело и интересно. Мы желаем им здоровья, успехов в работе. Приезжайте еще, мы будем рады!
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 14 »
Календарь
« Апрель 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30