Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
Яңа уку елының беренче дәресләре 2013 нче елда узачак Универсиадага багышланды. 5 нче сыйныф укучылары беренче дәрестә.
|
Мәктәптә белем бәйрәме. Быел 7 бала беренче сыйныфка укырга килде. Сез аларны сыйныф җитәкчесе Алексеева Н.З белән күрәсез. Барлык мөгаллимнәрне дә яңа уку елы белән котлыйм. Хәерле сәгатьтә!
|
Ураза - бәйрәм белән, хөрмәтле дин-кардәшләр!
|
Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлады. БДИны уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Киләчәктә аларга бәхет телим.
|
Туганнан туган сеңлемнең бүген иң бәхетле көне. 23 июнь көнне, Артур белән Кадриянең туйлары булды. Туй искиткеч матур узды. Анда кунак булып килгән Ренат Рахматуллин һәм Чулпан үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Мин сеңлемә бәхетле парлар булып яшәүләрен телим!
|
9-12 июнь көннәрендә авылларда Сабантуйлар гөрләп узды. Ул һәр авылда ошкан төстә үтте. Быел Субаш авылы көрәшчеләренә дә бәхет елмайды. Бүләкләр зурдан булды. Ә батырлар - үзебезнең егетләр! Булдырдыгыз!
|
25 нче май -11 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме. Безнең мәктәпне быел 6 укучы тәмамлый. Аларга алдагы көннәрдә БДИ ны уңышлы тапшырып, мәктәп данын төшермичә, аттестат алып чыгуларын телим. Керәсе уку йортларына да җиңел генә узуларын теләп калам. Уңышлар сезгә!
|
9 нчы май... Җиңү көне...
Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге
көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын
тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү
яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның
шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
|
28 нче апрель Субаш мәдәният йортында мәктәпнең иҗат концерты үтте. Алдынгы укучылар, мәктәпкә булышучы гаиләләр бүләкләнде.
|
1 апрель- көлке көне. Дусларыгызны бераз гына булса да шаяртып алырга онытмагыз! Шул ук вакытта үзегез дә сак булыгыз! Сезне дә алдарга бик мөмкиннәр.
|
« 1 2 ... 7 8 9 10 11 ... 13 14 »
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|