14 февраль көнне мәктәптә район татар теле укытучылары семинары үтте. Анда "ФГОС таләпләренә туры китереп, татар телен укыту" дигән тема астында ачык дәресләр, мастер-класс күрсәтелде. Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.
Мәктәп тирәли кар сыннары барлыкка килде. Һәрберсе үзенчәлекле килеп чыккан. Зур гына тау да ясалган. Дуслар, рәхәтләнеп ял итәргә,тау шуарга рәхим итегез!
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.