Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
Январь аенда мәктәптә "Сыйныфтан тыш эшчәнлек" дигән темага педсовет утырышы үтте. Көн тәртибенә куелган темалар буенча түгәрәк җитәкчеләре мастер-класслар күрсәттеләр. Бу үзара тәҗрибә уртаклашуның иң уңышлы чарасы. Һәр түгәрәк җитәкчесе үз эшенең остасы икәнен күрсәтә алды.
|
19 нчы январь көнне Субаш урта мәктәбе шугалагында 5-7 нче сыйныфлар арасында шоу-тамаша оештырылды. Шоуны карарга авыл халкы, әти-әниләр дә килгән иде. Иң оста шоу ясаучылар 6 нчы сыйныфлар булды. Алардан әз генә калышып 5ләр алды. 7 нче сыйныфлар да бик тырыштылар. Көн салкын булуга карамастан, укучылар бозда чын шоу күрсәтте.
|
2011 нче елга аяк басуга миңа да бәхет елмайды. Субаш мәдәният йортында Мегафон компаниясе үткәргән лоторея уенында иң бәхетле кеше буларак откан фил. Бу минем өчен зур шатлык булды һәм мин моны укытучылар елын тәмамлау бүләге итеп кабул иттем. Ел уңышлы булырга охшаган.
|
Субаш урта мәктәбендә үткән Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле булды. Яңа ел һәрбер кешегә шатлык, куаныч, бәхет, муллык, тазалык алып килсен. Куян елында барлык авырлыкларны да сикереп үтәргә насыйп булсын.
|
18 нче декабрь көнне Субаш мәдәният йортында укучы һәм укытучылар катнашында концерт-тамаша булып узды. Концертта башлангыч һәм 5-7 сыйныфлар катнашты. Тамашачылар концерттан канәгать калды.
|
Мәктәптә укучылар арасында "Тукай" призына кул көрәше ярышлары булып узды. Колхоз җиңгән укучыларны акчалата бүләкләде. Ярышны Гайнетдинов Фагыйль оештырды.
|
Субаш урта мәктәбендә укучылар бик тырышып кар сыннары ясарга кереште. "Кышкы шәһәрчек" бик матур булырга охшаган?!
|
16 ноябрьдә мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаетен билгеләп үттек.Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалды, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табыннар әзерләнде, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылды. Корбан чалу – Аллаһка якынаю дигәнне аңлата, шуңа да һәрбер мөселман бу изге гамәлне дөрес итеп, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып башкарырга тырыша.
|
2 нче ноябрь көнне Субаш урта мәктәбендә Көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Фойеда һәр сыйныф көзге уңыштан үзләренә кушылган тема буенча табын әзерләгән иде. Аңа барлык әти-әниләр катнашында бәя бирелде. Мәктәп клубында бәйрәм концерты, һәр класстан бер әти һәм бер бала ярышты, җиңүчеләр билгеләнде. Соңыннан әти-әниләр ашханәгә бәйрәм табынына чакырылды.
|
Субаш урта мәктәбендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, әби-бабайларны хөрмәтләү чарасы үткәрелде. Укучылар тарафыннан монтаж, концерт номерлары, скетч, мәзәкләр әзерләнде. Әби-бабалар бик рәхәтләнеп үзләренең оныкларын карап утырдылар. Соңыннан алар өчен чәй табыны әзерләнде. Чарадан канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.
|
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|