Пятница, 26.04.2024, 03:57
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Главная » Архив материалов
15 апрель  Мари-Төрәк районы Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә семинарда катнашырга туры килде. Бу семинарга Ханты-Мансийскийдан да кунаклар катнашты. Сәрдәял укытучылары семинар темасы буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Семинар аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасы булып истә калды. я
Просмотров: 601 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 16.04.2011 | Комментарии (0)

я8 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәренә фәнни-эзләнү конференциясенә барырга туры килде. Мин анда үземнең кызым Динә белән катнаштым.Динә бу конференциядә яхшы гына чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Кызыма киләчәктә уңышлар телим!
Просмотров: 803 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 11.04.2011 | Комментарии (0)

яИҗат концертында, сайтның хуҗасы, миңа да "Әйтергә микән, әйтмәскә микән" дигән җыр белән чыгыш ясарга туры килде. Җырларга тавыш булмаса да, бу эшне башкарып чыктым. Ошаганмы, юкмы, монысын тамашачы хәл итсен.
Просмотров: 705 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 28.03.2011 | Комментарии (0)

я26 нчы март мәктәпнең югары сыйныф укучылары, укытучылары катнашында иҗат концерты булып узды. Концертта гаиләләр дә катнашты. Әзерлек югары дәрәҗәдә, искиткеч күтәренке рухта үтте. Мәктәп үзенең сәләтле укучыларын тагын бер тапкыр күрсәтте.                              
Просмотров: 648 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 28.03.2011 | Комментарии (0)

я2010 нчы елның көзендә Югары Субаш авылы буасының суы тулысынча җибәрелгән иде. Шуннан бирле авылда су проблемасы бик кискен тора. Шәхси коеларның суы бетте, авылга килә торган чишмәләрнең суы кимеде. Халык суга тилмерә! Бер чиләк су килсә дә аны җыеп калырга тырыша...
Авыл халкының тилмерүен ЮГАРЫДАГЫЛАР ишетте бугай. Менә, ниһаять, авылның буасын ремонтлау башланды.
Просмотров: 759 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 20.03.2011 | Комментарии (0)

яШимбә көн барлык укучылар тегермән тау башына чана шуарга җыйналды. Анда чаңгы, ату,капчык сугышы, футбол, күңелле старт,озынлыкка сикерү ярышлары үткәрелде.Күңелле музыка яңгырап торды. Мәктәпнең поварлары тәмле коймак белән сыйлады. Салам тутырган капчыкка утырып тау шуу иң кызыгы булгандыр. Бу көнне укучыларны явып торган кар бураны да куркытмады. Хәтта мондый капчыкка утырып мәктәп директоры да таудан шуды. Мөгаен ул да бала чакларына  кайткандыр.
Просмотров: 781 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 06.03.2011 | Комментарии (0)

26 нчы февраль көнне  Субаш урта мәктәбендә очрашу булды. Мәктәп   55, 45,40, 35,25, 20,15, 10 ел элек бетергән укучыларын янәдән очрашуга җыйды. Очрашу зур хәзерлек белән узды. Мәктәп директоры Галиева Р.М мәктәпнең бүгенге яшәеше, уңышлары, укытучылары белән таныштырды. Шушы мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз канәгать китте.Һәр чыгарылыш үз укытучыларын хөрмәтләде.Бу якты дөньядан киткән укытучыларны да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Просмотров: 766 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 06.03.2011 | Комментарии (0)

я19 нчы февраль КФУның татар теле һәм тарих факультетында Рифә Рахман җитәкчелегендә үткәрелгән иҗади бәйге конкурсында Субаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Динә 1 нче дәрәҗәдәге, 10 нчы сыйныфтан Нуриева Гөлчәчәк 2 нче дәрәҗәдәге, Николаева Ләйлә 3 нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар.

Просмотров: 696 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 23.02.2011 | Комментарии (0)

я