Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
25 сентябрьдә Россиядә массакүләм йөгерү көне уңаеннан һәм сәламәт
тормыш рәвешен пропагандалау, физик әзерлекне үстерү, җиңел атлетиканы
популярлаштыру максатыннан, Субаш урта мәктәбендә "Милләтләр кроссы”
кысаларында ярыш үткәрелде. Анда теләге һәм мөмкинлеге булган 100 дән
артык укучы һәм 17 укытучы катнашты. Һәр сыйныф үзләренең җитәкчеләре
белән мәктәп тирәли йөгерделәр. Көн салкынча булуга карамастан, барлык
укучылар, укытучылар дәртләнә-дәртләнә чапты һәм финишка килеп җитте.
Алар өчен иң зур бүләк - шат күңел һәм күтәренке кәеф булды.
|
Җәйге эссе көннәрдән соң, салкынча көз килде. Көзнең дә бит үз матурлыгы бар. Шыбыр-шыбыр коелган яфрак өстеннән атлавы үзе бер кызык!!!
|
Барлык коллегаларымны уку елы башлану белән котлыйм! Яңа уку елы һәммәбезгә уңыш китерсен.
|
Республика көне уңаеннан, Субаш урта мәктәбе укытучылары "Акчарлак" теплоходында Идел елгасы буйлап сәяхәттә булып кайтты.
|
25 август Балтач районы Чепья авылында укытучыларның традицион киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Казаннан Любовь Александровна Лысенкова чыгыш ясады. Икенче өлештә Зөлфәт Зиннуров укытучыларга үзенең җырларын бүләк итте.
|
11 август көнне барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Котлыйбыз
сезне. Сезгә һәм туганнарыгызга исәнлек-иминлек, бәхет телибез.
Тормышлары авыр булган кешеләргә ярдәм итегез.
|
"Акчарлак" теплоходы онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Теплоходта җырлап-биеп талчыкканнан соң, туйганчы су коенып бөтен арыганнарны чыгардык. Җырчылар Илгәрәй, Рәфинә һәм Светлана безне җыр - моңга күмде. Монда һәрвакыт тәртип, әдәплелек хөкем сөрә!!!
|
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының
үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм
талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч
сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул
Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме
тормышыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Сезнең
барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Котлы
булсын Сабантуй!
|
Балтач
районы Субаш урта гомуми белем мәктәбе 11 нче сыйныф укучылары
21.05.2010
көнне беренче имтиханнарын тапшырды. Алар татар теленнән
"Кешелеклелек" дигән изложение язды. Имтиханда 5 укучы катнашты. Укучыларыма БДИ ны да уңышлы
...
Читать дальше »
|
Соңгы кыңгырау бә йрәме белән сезне хезмәттәшләр!
|
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|