Пятница, 29.03.2024, 00:26
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Главная » Архив материалов
панно2 нче ноябрь мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Һәр сыйныф яшелчәләрдән чын иткән могҗиза ясап күргәзмәгә куйды. Актлар залында 7 нче сыйныфлар бәйрәм концерты тәкъдим итте. Концерт алдынгыларны мактау белән алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә үтте, барлык кунаклар да канәгать китте.
Просмотров: 644 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 04.11.2011 | Комментарии (0)

яХөрмәтле коллегалар! Бәйрәм белән сезне. Һәрберегезгә тыйнак һәм белемле укучылар белән эшләргә язсын. Сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын!
Просмотров: 612 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 02.10.2011 | Комментарии (0)

яХәзерге заманда ял итәр өчен әллә нинди зур акчалар да кирәкми. Шулай да су өстендә, һавада очулар, поезда барулар бераз куркыта төшә. Менә мин быел үзем рәхәтләнеп Казан буйлап ял итеп йөрдем. Җәяү йөрү тынычрак икән. Сезгә дә шуны тәкъдим итәм.
Просмотров: 617 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 21.08.2011 | Комментарии (0)

яҖәй буе бакчада казынасың. Шулай да соңыннан пешкән помидорлардан авыз итү җанга рәхәтлек бирә. Хәтта куанып куясың. Үз бакчаңда үскән уңышка карап сөенәсең.Быелгы җәй дә уңдырышлы булырга ошаган.
Просмотров: 686 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 31.07.2011 | Комментарии (0)

яАвгуст ае юбилей көннәре белән истә калды. Абыем һәм иремгә 50 яшь тулды. Бәхетле, сәламәт булсыннар. Туган көннәрне искә алу бик кирәк. Дуслар, туганнар белән очрашу үзе бер рәхәт!
Просмотров: 644 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 31.07.2011 | Комментарии (0)

яСубаш урта мәктәбенең 15 укучысы да БДИ уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Чыгарылыш кичәсе күңелле генә узды. һәр әти-әни үз баласы өчен сөенеп утырды. Киләчәктә аларга уңышлар юлдаш булсын. Ак юл сезгә, укучылар!
Просмотров: 1309 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 30.06.2011 | Комментарии (0)

яБыел мәктәпнең 9 нчы сыйныфын 14 укучы тәмамлый. 29 нчы май көнне алар  татар теленнән имтихан эше язды. Араларында йомшаграк укучылар булса да, бу сынауны уңышлы үтәп чыктылар. Алдагы имтиханнары да уңышлы булсын! Үз укучыларымны мин бик яратам.
Просмотров: 803 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 31.05.2011 | Комментарии (0)

я25 нче май-Соңгы кыңгырау бәйрәме! Минем кызым да 11 нче сыйныфны тәмамлый. Бу рәсемдә Субаш урта мәктәбенең чыгарылыш укучылары сыйныф җитәкчеләре белән. Аларга уңышлар телим!
Просмотров: 821 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 27.05.2011 | Комментарии (0)

яРеспублика күләмендә үткән бу конкурста мин дә катнаштым һәм Грамотага лаек булдым. Дәреснең конспекты китап булып чыгарылган җыентыкка кертелде. Рәсемдә шушы конкурста катнашкан бер төркем укытучыларны күрәсез. Конференцияне оештырган Т.П.Крашенинниковага, Е.М.Шуваловага, кызыклы чыгыш ясаган Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее җитәкчесе М.В.Черепановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар безне тагын да рухландырып, алдагы конкурсларда да катнашырга чакырды.
Просмотров: 674 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 17.05.2011 | Комментарии (0)

яСубаш мәдәният йортында Г.Тукайны искә алу тантанасы үткәрелде. Бу рәсемдә  тантанага килгән кунакларны күрәсез. Минем өчен бигрәк тә Ләйлә ханымның кайтуы шатлыклы булды. Чара зур хәзерлек белән узды. Фойеда Субаш мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе, укучыларның фәнни эшләре, Алтын каләм җиңүчеләренең папкалары куелган иде.
Просмотров: 681 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 23.04.2011 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 9 10 11 12 13 14 »
Белем җәүһәрләре
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031