Суббота, 20.04.2024, 00:51
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Бүлекләр
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

В категории материалов: 3
Показано материалов: 1-3

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам

     Гариф Ахуновны мин үзем мәктәп елларында  укып танышкан “Хәзинә” романыны аша  белә башладым. Тора - бара татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, кызыксынуым  артты. Миндә  саллы язучылар турында язылган мәкаләләр, төрле язмаларны туплап бара торган гадәт бар. Бервакыт кулыма 1995 елгы “Ватаным Татарстан” газетасы килеп керде. Анда Гариф аганың “Үзем өчен” дигән папкасыннан берничә шигыре бастырылган иде. Проза язучы әдипнең күңелендә һәрвакыт шигъри  кыл зыңлап торган күрәсең. Язган шигырьләре белән танышкач, аның тормышы тагын да кызыклырак  тоелды. Бигрәк тә мине гаиләсе, тормыш иптәшенең кем булуы, балалары кызыксындырды.

Мои статьи | Просмотров: 378 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 16.01.2016 | Комментарии (0)

 Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.

         Мөхтәрәм кардәшләрем, әйдәгез уйланыйк, уяныйк. Динебезгә кайтыйк, иманыбызны яңартыйк, хакыйкый кануныбыз Коръәнгә барып сыеныйк. Шул бөек яшәеш кануныннан хәбәрдар булсак һәм Аллаһ кушканча  яшәсәк кенә, тормышыбызда мәгънә, тереклегебездә азатлык, күңелебездә тынычлык табарбыз. Əүвәл иманыбызны ныгытыйк. Бары тик иманда нык булсак кына, телебезне, милләтебезне, әхлагыбызны һәм Ватаныбызны саклый алырбыз.

Мои статьи | Просмотров: 1202 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 03.01.2016 | Комментарии (0)

    Һәр ел саен җиргә язлар килә. Язлар килү белән сөекле шагыйребез Г. Тукайның да туган көне җитә. Чөнки нәкъ шушы язның матур бер көнендә, бөреләр уянган чакта туган бит ул!

    Менә мин Тукай турында алган белемнәремне барлап утырам. Өстәл өсте китап – журнал, башка кәгазь белән тулган.    

Мои статьи | Просмотров: 2666 | Добавил: SaniyaGabitova | Дата: 08.09.2011 | Комментарии (0)

Белем җәүһәрләре
Эзләү