Четверг, 28.03.2024, 18:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Бүлекләр
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Күркәм гадәтләр.

Күркәм гадәтләр.

Сания Габитова

Әдәбиятыбызның Арча ягыннан чыккан имәндәй баһадир әдипләре  Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, соңгы ярты гасырлык татар әдәбиятын Гариф Ахуновсыз күз алдына китерү кыен. Ә менә Гариф Ахуновны  язган әсәрләре – китаплары буенча да, әдәби хәрәкәтне оештыруда кылган гамәләре буенча да. Равил Фәйзуллин әйткәнчә,  аны, мөгаен, татар совет әдәбияты классигы дип атау дөрес буладыр [1].

Гариф Ахуновны мин үзем мәктәп елларында  укып танышкан “Хәзинә” романыны аша  белә башладым. Тора - бара татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, кызыксынуым  артты. Миндә  саллы язучылар турында язылган мәкаләләр, төрле язмаларны туплап бара торган гадәт бар. Бервакыт кулыма 1995 елгы “Ватаным Татарстан” газетасы килеп керде. Анда Гариф аганың “Үзем өчен” дигән папкасыннан берничә шигыре бастырылган иде. Проза язучы әдипнең күңелендә һәрвакыт шигъри  кыл зыңлап торган күрәсең. Язган шигырьләре белән танышкач, аның тормышы тагын да кызыклырак  тоелды. Бигрәк тә мине гаиләсе, тормыш иптәшенең кем булуы, балалары кызыксындырды. Укучыларны  да дәрестә, язучы иҗаты белән таныштырганда,  нәкъ шулар  кызыксындыра. Бәхетле кешеләрдә генә була торган эчке илһамлануын, тормыш ләззәтенә сөенүен шигырь юллары аша биргән. Аннан 1998 нче елгы бер газетада Гариф Ахуновның үзе язган “Беренче тойгылар”  [2]  дип аталган язмасын укуым хәтердә. Анда тормыш иптәше - Шәһидә Максудова шигырьләре  дә бастырылган иде.  Менә шунда бар  сорауларыма  да җавап таптым. Аларның үзара шигырь белән аңлашу кебек күркәм гадәтләре булган.  Мәсәлән,  Гариф абый болай яза:

Син тугансың кышкы төндә,

Кырлар ак кар ябынган.

Күктә бер йолдыз кабынган-

Дөнья сине сагынган.

Минем бәхет йолдызым,

Кил, үбим бер үзеңне.

Шәһидә апа болайрак  язган:

Ә диңгез йоклый-

Әйтерсең, ул шауламаган,

Әйтерсең, ул ашкынмаган,

Күкләргә ашмаган...

“Гариф абыегыз бакча сукмагында күренүгә дөньям бердәм яктырып китә”,-дип тикмәгә язмаган икән Шәһидә апа [3]. Ул шулай Гариф абыйны һаман яратуын белдергән.

Балтач-Арча районнары күрше булгач,  Гариф абый безнең Балтач якларына да еш кайткан. Бервакыт Куныр авылына кунакка килгәч:

Әтәчләр уянды таңда –

Матур яңгыраулары.

Этләр һау-һаулап куя-

Авыл кыңгыраулары, - дип,  иртән йокыдан торып чыккан. Шушы гөнаһсыз, беркатлы дүртьюллык шигыре белән яңа туган көнне, авыл иртәсен сәламләгән ул. 

Урманнарга керсәң, сызгырып кер -

Сискәнмәгән кошлар калмасын!

Дөньяларда шундый итеп яшә -

Сокланмаган дуслар калмасын! - дип яза        Гариф абый. Тормыш иптәше Шәһидә апа белән һәрчак фикердәш булган Гариф Ахунов, шигырь юллары белән аңлаша торган күркәм гадәтләре булган бәхетле язучы булып, минем күңелемә  кереп калды.

 

 

 

Сания Ильяс кызы Габитова, Балтач районы Субаш төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Категория: Мои статьи | Добавил: SaniyaGabitova (16.01.2016)
Просмотров: 375 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Белем җәүһәрләре
Эзләү