Тукай рухы минем күңелдә.
Һәр ел саен җиргә
язлар килә. Язлар килү белән сөекле шагыйребез Г. Тукайның да туган көне җитә.
Чөнки нәкъ шушы язның матур бер көнендә, бөреләр уянган чакта туган бит ул!
Менә мин Тукай
турында алган белемнәремне барлап утырам. Өстәл өсте китап – журнал, башка
кәгазь белән тулган.
Гасырлар узгач та,
якты исеме онытылмаган шәхесләр күп булмый. Нинди генә чорлар килсә дә, үз
милләтенә чын күңелдән хезмәт иткән шәхесләр онытылмый. Шундыйларның берсе –
татар халкын мәгърифәтле, бәйсез, башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән Г.
Тукай да бар. Язарга теләгән максатым, аның кайчан тууы, ничек яшәве, иҗат итүе
турында түгел, ә аның халык рухында
яшәве һәм яшәячәге турында.
Мондый бөек
шәхесләр турында күбрәк укыган саен, ул якын туганыңа әверелгән кебек була.
Укырга кергәнче, ясле бакчага йөргән чакта ук, тәрбияче апалар безгә бик күп
мәгълүматлар бирде. Аның шигырьләрен ятладык, әкиятләрен укып, төрле
инценировкалар куйдык. Шушында ук аның «Туган тел»ен җырларга өйрәндек. Менә
бүгенге көнгә кадәр мин Тукай шигырьләре белән яшим. Һәр ел әнисенең каберенә
зиярат кылам, чәчәкләр куям.
Авыл каршындагы
агачлы куаклык. Зират. Алда кабер. Монда бөек шагыйрь Г.Тукайның әнисе
җирләнгән. Кабер янында яшьрәк агачлар арасыннан анда – санда сакланып калган
йөзәр еллык агачлар калкып торалар. Бибимәмдүдә каберендә оста куллар
тарафыннан зәвык белән эшләнгән һәйкәл – таш. Янында гына утырып дога кылырга,
истәлекләр яңартырга җайлы утыргычлар. Һәйкәл алдында кара кайгы билгесе – очлы
кара таш. Анда Г.Тукайның әнисенә язылган соңгы саубуллашу сүзләре:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак
Синең каберең ташы…
Шунда тамсын күз яшемнең,
Иң ачысы һәм татлысы.
Яз җиле әкрен генә
моң көйли. Күктә зәңгәрлек. Анда ак болытлар йөзә, кошлар да аваз сала. Ә җирдә
гөрләвекләр көйли. Ә шулай да тирә - юньдә ямансу, тирән тынлык. Күңелдә сагыш.
Тынып калдык. Дөньяга халкыбыз өчен шундый бөек зат тудырган бу изге ананың
кабере алдында башым иелде. Белгән догамны укыдым.
Ел саен Тукайның
«Исемдә калганнар» автобиографик хатирәсен хәтердә яңартам.
«Минем тугамыма
биш ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән. Тол калган анам янында мин
берничә вакыт торгач, анам мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка
вакытлыча асрарга биреп калдырган, үзе Сосна исемле авылның бер мулласына
кияүгә чыккан…»
Тукай турында инде
күп язылды кебек. Ләкин әле һаман да ачылып бетмәгән сораулар кала бирә.
Кайдадыр Тукай тавышы язылган пластинка да бар икән. Тукай фондын булдыру
буенча эш тә башланган. Шагыйрьне ныграк аңлау өчен, аның туган якларын барып
күрү кирәк диләр. Мин дә классташларым белән Тукайның юбилеен каршылап, Казан арты
тарафларына сәяхәт кылдым. Без Тукай – Кырлай авылы музеенда булдык. Ике катлы,
берничә залдан торган бу музейдан мин үземә зур рухи азык, көч алып кайттым.
Мондый урыннарны халкыбыз изге итеп саклый. Тукай йөргән җирләрдә булу – үзе
бер гомер.
Тукайны укыганда
хәйран каласың. Сәламәтлеккә дә туймаган кечерәк бу кешегә рухи биеклек каян
килгән соң? Күрәсең, халыктан – халык белән берегүдәндер.
Аның 110 еллыгына
багышланган күп серияле «Каргышлы балачак» дип аталган фильмы да йөрәкләргә
үтеп керерлек. Шулай булгач, Тукай һичшиксез халык рухында яшәр.
Тукай, Сосна –
Пүчинкәсе сүзен ишетүгә, җанда горурлык хисе туа. Кемнәр белән аралашырга туры
килсә дә, Тукайны якташ дип горурланып әйтә алам.
Бәләкәй Апуш
гомеренең иң гүзәл, иң истәлекле
мизгелләрен безнең якта уздырган. Берьеллык тормышы күңелендә кадерле
ядкарь булып калган.
«Үги әтиемнең мине
сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда
куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә».
Ул сулаган һаваны
сулыйбыз, «Изгеләр чишмә»сеннән эчкән суны эчәбез, ул яланаяк йөргән
сукмаклардан Апуш эзләренә басып йөрибез. Сосна – Пүчинкәсе наратлыгыннан аның
тавышы яңгырый сыман.
Тиздән Бөек Тукай
туган көн җитә. Янәдән мин Тукай шигырьләрен күздән кичерәм. Ирексездән аның
үземнең туган якларымда йөргәнлеге, Поч – Сосна наратлыгында җиләк җыйганнары
күз алдыма килеп баса һәм күңелдә шигырь юллары туа.
Тукай шигырьләрен ядкәрь итеп,
Мин саклыймын аны күңелдә.
Мин Соснада булдым, һәр сукмакта
Тукай йөри кебек бүген дә.
Иңнәремә салып көянттәне
Тар сукмактан төштем инешкә.
Бер дә үзгәрмәгән, гел шагыйрьчә,
Хәйран калдым гүзәл күренешкә.
Наратлыкта гөмбә җыеп йөрдем,
Ләкин нәни Тукай күренмәде,
«Биш минутлык төш кенә» - дигән сүзләр
Кабат яңардылар күңелдә.
Җай чыгуга тагын киләм әле,
Киләм әле Тукай ягына.
Җанга рәхәт табигатен тоеп
Шагыйрь сукмагы буйлап йөрергә.
Еллар үткән, ара
ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты –
татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп
киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган теле», җир шарының бөтен
халыкларын сокландырган «Шүрәлесе», үзе генә дә ни тора?!
Татар милләтен бәхетле, киләчәкле иткән, изге
өмет белән яшәргә өйрәткән Тукайны беркайчан да онытырга ярамый. Сөекле
шагыйрьнең киләчәге, үлемсезлеге безнең буын яшьләре кулында.
Габитова Динә
Балтач районы
Субаш урта мәктәбе
|