Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Ноябрь » 20
15 ноябрь көнне Субаш урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Марий Эл республикасының Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә фәнни-практик семинарда катнашты. Анда ачык дәресләр,проект-эзләнү эшләре, чишмә ачу тантанасы булды. Түгәрәк өстәлдә килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашуда безнең укытучылар да чыгыш ясады. Мондый аралашулар берничә ел рәттән дәвам итә инде. Без мәктәп директоры Полина Владимировна Сорокинага бик рәхмәтле. Семинарга рәссамнарның, доцентларның, төрле җитәкчеләрнең килүе дә безне шаккаттырды. Аның өстенә радио,телевидение, газета журналистларының булуы -бу семинарның нинди югары дәрәҗәдә үтүен күрсәтә.
| |
|
|