Пятница, 19.04.2024, 06:57
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Доска объявлений

Главная » Доска объявлений » Услуги в разных сферах » Образования

В категории объявлений: 18
Показано объявлений: 1-18


Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам

19 нчы октябрь көнне  мәктәптә татарча диктант яздырыла.Катнашырга теләүчеләр рәхим итегез!

Образования | Просмотров: 152 | Дата: 19.10.2019 | Комментарии (0)

Хөрмәтле Субаш мәктәбен тәмамлаучылар! Сезне 4 март, 2017 нче ел, мәктәпнең 130 еллыгы уңаеннан оештырылган очрашуга көтеп калабыз. Мондый зур очрашулар гел булып тормый. Шуңа күрә сыйныфташларыгыз, укытучыларыгыз белән очрашуга килми калмагыз!

Образования | Просмотров: 332 | Дата: 15.02.2017 | Комментарии (0)

16 нчы январь көнне, Субаш мәдәният йортында, урамнар арасында бара торган чираттагы урам концерты була. Концерт яхшы әзерлекле булыр дип көтелә.Рәхим итегез!

Образования | Просмотров: 329 | Дата: 13.01.2016 | Комментарии (0)

29 нчы декабрь көнне, кичке 19.00 Субаш мәдәният йорты каршында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Авыл күрке- чыршы тирәсе бик матур. Тантанага рәхим итегез!

Образования | Просмотров: 350 | Дата: 29.12.2015 | Комментарии (0)

Бүген мәктәптә Әниләр көне билгеләп үтелә. Барлык әниләрне бәйрәмгә көтеп калабыз!

Образования | Просмотров: 403 | Дата: 29.11.2012 | Комментарии (0)

Бүген авылның барлык керәшеннәре бәйрәм итә. Кичтән үк өйләрендә мунча кереп, күкәй кызартып, кунак җыеп, төнге 1дән соң өй саен кереп күкәй җыю- бәйрәмнең башы. Ял көне авыл халкы көне буе бәйрәм итә. Бу авылга кунакка килергә онытмагыз!
Образования | Просмотров: 418 | Дата: 15.04.2012 | Комментарии (0)

25 нче декабрь Субаш мәдәният йортында укучылар көче белән әзерләнгән концерт була. Концертка рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 413 | Дата: 25.12.2011 | Комментарии (0)

2 ноябрь көнне мәктәптә Уңыш бәйрәме була. Бәйрәм алдынгыларны хөрмәтләүгә багышлана. Рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 547 | Дата: 30.10.2011 | Комментарии (0)

19 октябрь  мәктәптә, 8-11 нче сыйныфлар өчен "Көзге балл" кичәсе үткәрелә. Кичәгә рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 666 | Дата: 18.10.2011 | Комментарии (0)

4 нче октябрь көнне мәктәптә Өлкәннәр көненә карата бәйрәм оештырыла. Укучыларның әби-бабалары, ветеран укытучылар чакырылды.  Бәйрәм концертын башлангыч сыйныф укучылары әзерләде. Рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 429 | Дата: 03.10.2011 | Комментарии (0)

Мәктәпнең барлык укытучылары да электрон журнал тутыру белән мәшгуль. Әле аның өстенә кәгазь журналны да тутырып барырга кирәк. Укытучыларга бирелгән ноутбуклар бер дә файдалы булырга ошамаган, чөнки инде күп укытучыларыбызның сәламәтлеге какшады, күзләре начарайды. Алда аларны нинди сынаулар көтә?
Образования | Просмотров: 416 | Дата: 28.09.2011 | Комментарии (0)

20 май көнне Субаш мәдәният йортында мәктәпнең уку елын йомгаклау отчеты була. Барлык әти-әниләр чакырулы. Соңыннан ел буе уңышлы эшләгән укытучылар, укучылар, гаиләләр бүләкләнәчәк. Рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 479 | Дата: 17.05.2011 | Комментарии (0)

22 нче апрель Субаш урта мәктәбенә янәдән Тукай көннәренә җыйналачаклар. Быел Тукайның тууына 125 ел. Бу көнне мәктәпкә республикадан бер төркем язучылар килүе көтелә. Зур чара Субаш мәдәният йортында, Тукайның әнисенә чәчәкләр куелгач үткәреләчәк. Тере язучыларны күрергә теләсәгез, рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 474 | Дата: 20.04.2011 | Комментарии (0)

13 март Субаш урта мәктәбе янында Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәмне авыл советы, колхоз оештыра. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 590 | Дата: 12.03.2011 | Комментарии (0)

Хөрмәтле Субаш авылы халкы, райондашлар! 5 март көнне Субаш мәктәбе "Тау шуу" бәйрәме үткәрә. Анда төрле кызыклы ярышлар, ә иң мөһиме чана белән таудан шуу ярышлары үтәчәк. Җылы коймак һәм чәй- бездән бүләк. Сезне тегермән тау башына "Чана шуу" бәйрәменә көтеп калабыз.
Образования | Просмотров: 632 | Дата: 04.03.2011 | Комментарии (0)

Хөрмәтле Субаш мәктәбен тәмамлаучылар! Бергә укыган иптәшләрең белән ничә еллардан соң очрашу күңелле күренеш. 26 нчы февраль көнне мәктәп үзенең укучыларын очрашуга чакыра. Килегез, күрегез, очрашыгыз, үкенмәссез!
Образования | Просмотров: 424 | Дата: 16.02.2011 | Комментарии (0)

6 нчы гыйнвар Субаш урта мәктәбе укытучылары чаңгыда урманга экскурсиягә чыгачак. Теләге булганнар безгә кушыла ала.
Образования | Просмотров: 679 | Дата: 01.01.2011 | Комментарии (0)

Хөрмәтле кунаклар! 29 нчы декабрьда Субаш урта мәктәбендә Яна ел кичәләре узачак. Бәйрәм кичәләренә рәхим итегез!
Образования | Просмотров: 918 | Дата: 14.12.2010 | Комментарии (0)

Белем җәүһәрләре
Эзләү