Рамазан ае – сабырлык ае. Рамазан ае җәй айларына керде, Аллаһы
Тәгалә озын көннәрдә уразаларыбызны сабырлык белән тотуны насыйп кылсын.
Динсез җәмгыятьтә яшибез, үзебезгә золымлык кылучыларга карата сабырлык
кылыйк, башкаларгы золымлык кылудан сакланыйк.
Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча
мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Мохтаҗларгә, ятимнәргә ярдәм итүдә бу айда
аеруча зур тырышлык күрсәтик. Мәчет-мәдрәсәләргә ярдәмнәребезне
арттырыйк. Ата-аналарыбызга булган тәрбияләребезне үрнәк булырлык
дәрәҗәгә күтәрик. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк.
|