Татарстан Республикасы, Балтач
муниципаль районы, Субаш урта гомуми белем мәктәбе
Габитова Сания Ильяс
кызының дәрес эшкәртмәсе
11 нче сыйныф,
Х.Туфан иҗатын өйрәнүнең 2нче дәресе
Тема: Репрессия елларында Х. Туфанның тормышы һәм иҗаты.
Максат: Укучыларны Х. Туфанның шәхес культы фаҗигасы, чор
үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштыру, аларда әдәбиятка мәхәббәт хисләре
уяту, темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телләрен һәм иҗади фикерләүләрен
үстерү.
Материал: шагыйрьнең портреты, тормыш юлына багышланган рәсемнәр, дәреслек
11 класс, 139-143бит.
Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, географик карта
Өстәмә материал: Р.Мостафинның «Ак чәчәк атар иде» дигән истәлек
китабы, мәктәпнең музей материаллары,
Х.Туфан иҗатына багышланган папкалар, Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның «Алгарыш
ташкыны ак җилкәннәр» китабы.
Дәрес барышы:
Укытучы сүзе: Тарих сыры катлам-катлам…
Хаклык кайда?
Кайда ялган?
Үткәннәргә күз
төшерсәк,
Анык түгел
хаклык һаман.
- Без
бүген сезнең белән Хәсән Туфанның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. Башта Х.Туфанның
биографиясен кабатларбыз. Аннан аның репрессия елларындагы тормышы һәм иҗаты
белән тирәннәнрәк танышырбыз.
Узган дәрес материалын кабатлап китик. Өй эше
өч төркемгә бүленеп бирелгән иде.
1 нче төркем: Үзегезнең
дәреслекләрдә бирелгән буенча биографиясен кабатларга.
2 нче төркем: Язучы Р.
Мостафинның «Ак чәчәк атар иде» дигән истәлек китабы белән танышырга.
3 нче төркем: Авылыбызның шәхес
культына дучар булган Рафиков Мәгъсүм абый турында мәгълүмат әзерләү.
- Сез экранда берничә язучының
биографиясеннән берәр җөмлә күрәсез. Кайсысы Хәсән Туфанныкы?
1. Хәзерге Татарстан Республикасы
Чистай районы Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туган.
2. Хәзерге Татарстан Республикасы
Аксубай районы Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туа.
3. Оренбург өлкәсе Мостафа
авылында туган.
- Икенче җавап кабатлана.
- Хәсән Туфан ничәнче елда туган?
- 1900 нчы елның 9 нчы
декабрендә.
- Ул кайларда белем алган?
- Туган авылында, Уфа каласының
«Галия» мәдрәсәсендә.
- Аннан кайларда, кем булып эшләгән?
- Урал якларында бакыр
руднигында, металлургия комбинатында эшли.
- Беренче шигыре кайчан һәм кайда
басыла?
- 1924 нче елда «Кызыл Татарстан»
газетасында
- Географик картадан Х. Туфан
булган урыннарны күрсәтегез?
- Табол, Җаек, Кара-Ком, Ташкент,
Кавказ һ.б.
- Укытучы сүзе: Хәсән Туфан җатын
өч чорга бүленүен һәм беренче чор өйрәнүне без узган дәрестә караган идек. Бүген аның Р.
Мостафин язган «Ак чәчәк атар иде» дигән истәлек китабы буенча да танышырбыз. Бу турыда безгә 2 нче төркем
укучылары үзләренең фикерләре белән уртаклашыр. (Репрессия сүзенә аңлатма
экранда күрсәтелә)
- 1 нче укучы: Татар язучыларының
мәшһүр затларына багышлап язган әсәрләре бик аз, шуларның берсе – Х. Туфанга
багышланганы. Ул Р. Мостафинның «Ак чәчәк атар иде» дигән китабы. (берничә
укучы китаптан өзекләр укып таныштыра)
Укытучы сүзе: Автор үзе шагыйрь белән 25 ел
буе аралашып яши. Аккош күле буенда дачаларда бергә була. Хәзер Х. Туфанның
репрессия елларындагы иҗаты белән якыннанрак танышырбыз, шигырьләренең
үзенчәлекләрен ачарга тырышып карарбыз.
- 2 нче укучы: 1935 нче елда
Совет әдәбиятында басылып чыккан «Ант» поэмасы шагыйрьнең иҗатында һәм бигрәк
тә язмышында мәгълүм урын тота. 1936 нчы елны «Ант»ның идеясе һәм формасы –
консерватив, реакцион дип бәяләнә һәм бик зур тәнкыйть утына тотыла. Июнь
башында Туфан язучылар союзыннан куыла. 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә ул
халык дошманы дип кулга алына.
Укытучы сүзе: Шагыйрь илгә һәм
халыкка хыянәт итүдә, милләтчелектә, Япон шпионы булуда гаепләнә. 1942 нче
елның 7 нче мартында суд аны атып үтерүгә хөкем итә.
- 3 нче укучы: Үлем белән күзгә
күз карашып ятканда тормышка хушлашу сүзләрен әйтү зарурлыгы кулга каләм
алдыра. «Хәят» дигән шигырендә ул үлем алдыннан яшәү белән бәхилләшә. Аның
күңелендә үлемнән курку, өметсезләнеп өзгәләнү хисе юк. Киресенчә, герой
ярсынып, ашкынып яшәүне тели.
4 нче укучы: Шагыйрь иҗаты шәхси
кичерешләрдән сугыш темасына таба йөз тота. 1944 нче елда язылган «Илдә ниләр
бар икән» шигыре – хатын-кызларның моң сагышларын, көтү – юксынуларын күз
алдына китереп уйлану рәвешендә язылган.
Укытучы сүзе: Әйе, бу чорда ул
тагын «Авыр минутларда», «Алга барышлый», «Каеннар сары икән», «Бу – соңгы таңы
аның», «Иртәләр җитте исә» шигырьләре поэзиябезнең алтын фондына кереп калды.
Сугышка һәм аны башлаучылырга шигырьләре аша нәфрәтен белдерә. Шул ук вакытта
тол хатыннарның, сабый балаларның хәсрәтен уртаклаша.
Дәреслектән «Каеннар сары иде»,
«Иртәләр җитте исә» шигырьләре укыла.
1 укучы: Төрмәдә ике елга якын
вакыт эчендә язылган шигырьләре төрмә барагының идән астында кала. 1950 нче елның
ноябрендә Туфан 10 ел төрмәдән соң Себергә - гомерлек сөргенгә озатыла. Туган
якны ярату, сагыну, аның белән хушлашу рәвешендә язылган «Хушыгыз» дигән шигыре
дә сакланып калган. Бу елларда Туфан, үз язмышының драматизмын тирән аңлап
сагыш, моң белән тулы шигырьләр яза. Әдипнең
иреккә омтылышы туган җирен сагыну, сөйгәнен юксыну теләге белән
кушылып, аның йөрәк авазы, җан сыкравы булып яңгырый. Бу аның «Агыла да болыт
агыла « шигырендә ачык чагыла.
Дәреслектән «Агыла да болыт
агыла» шигыре укыла.
2 укучы: Х. Туфан үзенең үткән
тормышы белән горурлана. Ул ирләрчә, көрәшчеләрчә каршылыкларның йөзенә туры
карап иҗат итә. Х. Туфанны татар поэзиясенең иң зур вәкилләре белән беррәттән
куярга була – ул аларны кабатламый, әмма поэзиябезне тулыландыра.
3 нче укучы: Х. Туфанның
тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары
ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның
җәендә ул Казанга кайта. Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була
инде – тик кызы һәм дуслары гына карша ала.
Белми калдым,
күрми калдым:
киттең …
Хушлашмадың да.
Эзең генә
калды миңа
Йөргән
сукмакларында
дип өзгәләнә
шагыйрь.
1956 нчы елдан Х. Туфан тормышында яңа бер
чор башлана. Бу чорда шагыйрь илһамланып иҗат итүгә керешә.
Укытучы сүзе: Шушы коточкыч шартларда да
рухи ныклыгын, күңел матурлыгын саклап кала алган, киләчәккә якты ышанычларын
югалтмаган Х. Туфан шикелле батырлар безне сокландыра. Бу елларда репрессия
дулкыннары бер генә төбәкне дә читләтеп узмаган. Бу авырлыкларны шулай ук үз
җилкәсендә татыган авылдашыбыз, укытучы булып эшләгән Рафиков Мәгъсүм Фролович
та бар. 3 нче төркем укучыларына сүз бирәбез.
1 нче укучы: Фролов Максим Фролович
1902 нче елда Балтач районы Югары Субаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Малмыж
шәһәрендә укып, югары белем ала. 1920 нче елда авылга кайта һәм дүртъеллык
мәктәптә укыта башлый. 1926 нчы елга кадәр шушында эшли. Сәрдек авылыннан шушы
авылга килеп укыткан Әминә исемле мулла кызына гашыйк була.Әмма Әминәнең
әти-әнисе гаилә корырга ризалык бирми. Чөнки икесе ике диндәге кешеләр бит.
Мәхәббәте хакына Максим үзенең исем фамилиясен Рафиков Мәгъсүм исеменә күчерә.
Бу елларны аңа төрле авыл мәктәпләрендә директор, укытучы булып эшләргә туры
килә. Бер партия җыелышында ялгыш фикер әйтү нәтиҗәсендә һәм керәшен исем
фамилиясен татарга алмаштырганы өчен аны директор һәм укытучы вазифасыннан азат
итәләр. Аның турыда НКВД га җиткерәләр. Ул урман кисәргә җибәрелә. Ләкин төрле
җирләрдә эшләп, адресын үзгәрткәнлектән аны таба алмыйлар . Рафиков Мәгъсүм
абый Арча районы Казанбаш мәктәбендә дә директор булып эшли. Бу турыда язучы М.
Мәһдиев үзенең истәлекләрендә: «Мәктәптә
беренче чыныгуны Рафиков Мәгъсүм абыйдан алдым», - дип яза. Мәгъсүм абыйга Бөек Ватан сугышында
катнашырга да туры килә. Сугышта ул уң кулын югалта. Үз авылына кайтып яши, ике
улы була. Икесе дә югары постларда эшли. Бер улы хәтта НКВД капитаны дәрәҗәсенә
күтәрелә.Соңыннан ул Балтач мәктәбендә укыта. Хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә.
Ләкин ни кызганыч, картлык көнендә ул Зеленодольск шәһәрендәге картлар йортында
тәрбияләнә һәм шунда вафат була.
Укытучы сүзе:Укучылар, бүген бездә кунакта
Мәгъсүм абыйның энесенең кызы Клара апагыз.
-Клара апа, туганыгыз турында
сөйләп китсәгез иде?(Сөйли)
Укытучы сүзе: Әйе, укучылар безгә
тарихыбызны белү генә җитми. Х.Туфанның язмышы, шигырьләре кешелекне,
җәмгыятьне уйландырырга һәм аларны шушындый юлга әйләнеп кайтмас өчен кисәтергә
дә тиеш. Быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Х Туфанның
тууына декабрь аенда 110 ел тула. Үзенең
тоткынлыктагы гомер юлын, иҗатын йомгаклау рәвешендә ул иленә мөрәҗәгать итеп:
Һәр эшне мин
Башкардым тик бары
Синең өчен кирәккә күрә.
Кирәк төштә утка-суга кердем
Бата-чума һәм яна-көя.
Экранда шәхес культына дучар
булган шәхесләр күрсәтелә. Х.Туфан, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, И.Сәлахов,
Г.Исхакый, һ.б.
Алар барысы да бүгенге көндә
акланды.
Дәрес Х.Туфан сүзләренә язылган
«Юксындырсаң , нишләрмен»җыры белән тәмамлана.
|