Четверг, 21.09.2017, 07:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Бүлекләр
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 28
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре.

Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре.

 

                                                                                   Хәкимҗанов Ранил Камил улы

                                                      Балтач районы Субаш урта мәктәбе, 10 сыйныф

                                                                      Җитәкче: Габитова Сания Ильяс кызы

 

       Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте ис­киткеч зур. Дин адәм баласына үзенең кем икәнлеген, каян килеп кая барачагын, ни өчен яратылуын һәм яшәвен, бу дөньяда гомер сөргән вакытын­да үзе өчен ниләр зарарлы, ә нинди эшләр фай­далы икәнлеген белдерә, төшендерә. Ислам гарәп телендә буйсынучан, күндәм дигән мәгъ­нәне аңлата. Ул сафлык, тазалык, хаклык мәгъ­нәсендә кулланыла.
        Ислам — җан, тән, күңел пакьлеге. Ул — әх­лаклылык, ярдәмчеллек үрнәге. Ислам дине, — физика, химия, математика, биология кебек үк, хакыйкатькә нигезләнгән фән гыйлеме тарма­гы. Ул кешелек дөньясының яшәешен мәгънә­ле, эчтәлекле итәргә тырыша; сафлык, илаһи­лык нуры белән сугара.

     Ислам дине яшь диннәрдән санала. Тарихка күз салсаң аңа Мөхәммәд пәйгамбәр нигез сала. Мөхәммәд  Мәккәдә туа. Яшьли ятим кала. Үсеп, 40нчы яшенә җиткәч, аңа Җәбраил фәрештә  килеп, аның Аллах пәйгамбәре булуын әйтә. Соңрак  Мөхәммәткә  Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы  аркылы вәхиләр рәвешендә изге китап – Коръән иңдерелә. Коръән 114 аятьтән тора. Мөхәммәднең Коръәнгә кермәгән кайбер һәм хикмәтле сүзләре башка җыентыкка – Сөннәгә туплана. Ул Коръәнне тулыландыра, шәрехли һәм мөселманнарның изге риваяте булып санала.

       Яңа барлыкка килгән дин узенә буйсынган кабиләләрнең торышын һәм мәдәниятын уңай якка үзгәртә. Əдәбиятчылар, музыкантлар, рәссамнар үзләренең һөнәрләрендә дә Ислам дине кануннарына буйсынып иҗат итә башлыйлар. Ислам мәдәниятының чәчәк атуы  IX- XII гасырларга туры килә. «Алтын Гасыр» вакытындагы мөселман цивилизациясе күп  кенә тарихи-мәдәни байлыклар калдыра. Күбесе аларның хәзерге көннәргә кадәр  сакланган.         

       Мәдәният – халык тормышын төрле  яклап колачлаган киң өлкә. Ислам мәдәниятында язу зур мәгънәгә ия. Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: Коръән аятьләрен каләм ярдәмендә күчереп язучылар җәннәтле булырлар. Урта гасырның язучы-рәссамнары матур язу төрләрен уйлап табуда күп көч куялар. Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Без күбебез, чын дөресен әйткәндә, уку түгел, аларда ни язылганын да төгәл әйтеп бирә алмыйбыз. Шулай да Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләр кадере зур.

Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан коллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шамаилләр киң таралыш ала.

       Әхлак тәрбиясе бирүгә  килгәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен булдыруны, аларны камилләштерүне күз уңында тотабыз.

      Ислам дине өйрәткәнчә, кеше саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә... Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең — савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк.

        Кызганычка, хәзер безнең тирә-якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү-талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?         

          Моңа бала күңелендә Ислам дине кануннарын кечкенәдән үк ныгытканда гына ирешергә була.  

          Нәрсә соң ул Дин?

          Дин — кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр.
Һәртөрле тәрбиянең башы — ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, карт-ларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне фаҗигага алып бара. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү.

         Аллаһ безгә Коръәнне бирде. Коръәнне асылы итеп алган, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр барлыгы безгә мәгълүм. Бөтен кешелек дөньясы гыйбадәт кылырга лаек булган Затны бала белергә тиеш. Бала үзенең кылган гамәлләре өчен кешеләр алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиеш. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, бала Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.        

          Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.

         Мөхтәрәм кардәшләрем, әйдәгез уйланыйк, уяныйк. Динебезгә кайтыйк, иманыбызны яңартыйк, хакыйкый кануныбыз Коръәнгә барып сыеныйк. Шул бөек яшәеш кануныннан хәбәрдар булсак һәм Аллаһ кушканча  яшәсәк кенә, тормышыбызда мәгънә, тереклегебездә азатлык, күңелебездә тынычлык табарбыз. Əүвәл иманыбызны ныгытыйк. Бары тик иманда нык булсак кына, телебезне, милләтебезне, әхлагыбызны һәм Ватаныбызны саклый алырбыз.

Категория: Мои статьи | Добавил: SaniyaGabitova (03.01.2016)
Просмотров: 101 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Белем җәүһәрләре
Эзләү