Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
2 нче ноябрь мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Һәр сыйныф яшелчәләрдән чын иткән могҗиза ясап күргәзмәгә куйды. Актлар залында 7 нче сыйныфлар бәйрәм концерты тәкъдим итте. Концерт алдынгыларны мактау белән алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә үтте, барлык кунаклар да канәгать китте.
|
Хөрмәтле коллегалар! Бәйрәм белән сезне. Һәрберегезгә тыйнак һәм белемле укучылар белән эшләргә язсын. Сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын!
|
Хәзерге заманда ял итәр өчен әллә нинди зур акчалар да кирәкми. Шулай да су өстендә, һавада очулар, поезда барулар бераз куркыта төшә. Менә мин быел үзем рәхәтләнеп Казан буйлап ял итеп йөрдем. Җәяү йөрү тынычрак икән. Сезгә дә шуны тәкъдим итәм.
|
Җәй буе бакчада казынасың. Шулай да соңыннан пешкән помидорлардан авыз итү җанга рәхәтлек бирә. Хәтта куанып куясың. Үз бакчаңда үскән уңышка карап сөенәсең.Быелгы җәй дә уңдырышлы булырга ошаган.
|
Август ае юбилей көннәре белән истә калды. Абыем һәм иремгә 50 яшь тулды. Бәхетле, сәламәт булсыннар. Туган көннәрне искә алу бик кирәк. Дуслар, туганнар белән очрашу үзе бер рәхәт!
|
Субаш урта мәктәбенең 15 укучысы да БДИ уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Чыгарылыш кичәсе күңелле генә узды. һәр әти-әни үз баласы өчен сөенеп утырды. Киләчәктә аларга уңышлар юлдаш булсын. Ак юл сезгә, укучылар!
|
Быел мәктәпнең 9 нчы сыйныфын 14 укучы тәмамлый. 29 нчы май көнне алар татар теленнән имтихан эше язды. Араларында йомшаграк укучылар булса да, бу сынауны уңышлы үтәп чыктылар. Алдагы имтиханнары да уңышлы булсын! Үз укучыларымны мин бик яратам.
|
25 нче май-Соңгы кыңгырау бәйрәме! Минем кызым да 11 нче сыйныфны тәмамлый. Бу рәсемдә Субаш урта мәктәбенең чыгарылыш укучылары сыйныф җитәкчеләре белән. Аларга уңышлар телим!
|
Республика күләмендә үткән бу конкурста мин дә катнаштым һәм Грамотага лаек булдым. Дәреснең конспекты китап булып чыгарылган җыентыкка кертелде. Рәсемдә шушы конкурста катнашкан бер төркем укытучыларны күрәсез. Конференцияне оештырган Т.П.Крашенинниковага, Е.М.Шуваловага, кызыклы чыгыш ясаган Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее җитәкчесе М.В.Черепановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар безне тагын да рухландырып, алдагы конкурсларда да катнашырга чакырды.
|
Субаш мәдәният йортында Г.Тукайны искә алу тантанасы үткәрелде. Бу рәсемдә тантанага килгән кунакларны күрәсез. Минем өчен бигрәк тә Ләйлә ханымның кайтуы шатлыклы булды. Чара зур хәзерлек белән узды. Фойеда Субаш мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе, укучыларның фәнни эшләре, Алтын каләм җиңүчеләренең папкалары куелган иде.
|
« 1 2 ... 9 10 11 12 13 14 »
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|