Четверг, 21.09.2017, 08:06
Приветствую Вас Гость | RSS

Сания Габитова сайты     Хәерле көн, укытучы! 

Бүлекләр
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 28
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

7 класс, Шагыйрь күңелен аңлыйм дисәң...
03.01.2016, 23:02

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

 «Субашская основная общеобразовательная школа»

Балтасинского муниципального района Республики Татарстан

 

 

 

 

 

 

 

Шагыйрь  күңелен  аңлыйм  дисәң...

( С.Хәкимнең «Тегермән стенасындагы язулар» шигырен өйрәнү)

(план-конспект урока татарской литературы в татарской школе)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор разработки:

Габитова Сания Ильясовна,

 учитель татарского языка и литературы

высшей  квалификационной категории

e-mail: zamsonya@mail.ru

 

 

 

Cубаш, 2013

Шагыйрь  күңелен  аңлыйм  дисәң...

7 класс

( С.Хәкимнең «Тегермән стенасындагы язулар» шигырен өйрәнү)

Габитова Сания Ильяс кызы,

Татарстан Республикасы Балтач районы

Субаш төп гомуми белем мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Дидактик максат: лирик геройның хис-кичерешләрен ачу.

 Дәреснең бурычлары:

-белем бирү:  шагыйрьнең образлы фикер йөртүен яңгыр сүзе аша ачу;

-акыл сәләтен үстерү: төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, анализлау һәм гомумиләштерә белү күнекмәләрен үстерү;

-тәрбияви: халык тарихы күренешләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы, методы: яңа материал аңлату,  әңгәмә

Планлаштырылган нәтиҗә: шигырьдәге үзенчәлекләрне билгели белү, лирик геройның нәрсәгә ышануын ачыклау;

Төп төшенчәләр: дивар, тегермән, хис;

Предметара бәйләнеш: әдәбият, музыка, сынлы сәнгать;

Ресурслар:

-төп: 7 нче сыйныф дәреслеге, урта мәктәптә татар әдәбияты укыту методикасы.

-өстәмә: Н.С.Гыймадиева, Ә.Г.Билалова “Әдәбият дәреслекләре буйлап”

Эш формалары: фронталь, төркемнәрдә эш, индивидуаль;

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, С.Хәким портреты, төрле елларда басылып чыккан китапларыннан күргәзмә,аудиоязма  һ.б.

Дәрес барышы.

  I этап. Оештыру

«Иртәнге комплимент» энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү.

Энергизаторның эчтәлеге:

- укучылар 2 түгәрәк ясап,бер-берсенә карап, парлап басалар.Башта эчке түгәрәктәгеләр каршыда торган иптәшләренә мактау сүзләре әйтә, аннары, киресенчә. Тышкы түгәрәктәгеләр эчтәгеләрен мактый.

II этапта тышкы түгәрәк уенчылары 1 адым уңга атлыйлар. Шулай яңа парлар барлыкка килә. Мактау сүзләре әйтелә. Бу энергизаторда укытучы да катнаша ала. Уен беткәч, укучылар ярым түгәрәк ясап утыралар.

Укытучы:

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: дәрес башында бу уенны уйнау ни өчен кирәк булды?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: -Эйе. Мактау сүзләре кешенең күңелен күтәрә,үз-үзенә ышанычын арттыра, гомумән, кеше кәефенә уңай тәэсир ясый.

II этап.  Белемнәрне актуальләштерү.

- Ярый, укучылар, бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез.Узган дәрестә С.Хәким иҗатын өйрәнә башладык. Аның нинди шигырьләрен укып фикер алыштык?

- “Юксыну”, “Әнкәй”

-Сезгә бу шигырьләрнең берсенә иллюстрация ясап килергә һәм шуңа кыскача билгеләмә сөйләргә иде.

Укучылар үзләренең иллюстрацияләрен күрсәтеп сөйлиләр. Мәсәлән, бер укучының “Әнкәй” шигыренә сөйләгән билгеләмәсе.

   Мин Сибгат Хәкимнең “Әнкәй” шигыренә илюстрация ясадым. Чөнки аның шигырь юллары нәкъ минем дә әниемә туры килеп тора. Ләкин хәзерге заманда коелар бик сирәк калды. Мин аны чишмә итеп күзаллап ясадым. Ә минем әнием йомшак булкалар ярата. Кая барсам да, күчтәнәчкә шуны алып кайтырга куша. Әле хәзергә әнием мине шәһәрдән түгел, ә мәктәптән көтеп тора итеп ясадым. Һәрхәлдә мин аны үземнең рәсемемдә шулайрак сурәтләдем...

Укытуы:  Ә хәзер узган дәрестә алган белемнәргә нигезләнеп, экранда чыккан сорауларга җавап бирик.

 Экранда сораулар.

  1. С.Хәким туган район? (Әтнә)
  2. С.Хәкимнең иң якын дусты? (Х.Туфан)
  3. Татар халкының кайсы шагыйре турында мәгълүматлар җыя һәм иҗатын өйрәнә? (Г.Тукай)
  4. Тормыш иптәшенең  исеме ничек? (Мөршидә)
  5. Без укыган нинди шигыренә көй язылган? (“Юксыну”)
  6. С.Хәким нинди чәчәкләр яраткан?(Пион)
  1. этап.   Яңа материал өстендә эш.

Укытучы: - Бүген без С.Хәкинең “Тегермән стенасындагы язулар” дигән шигырен укып, анализлап карарбыз.

- Сүзлек өстендә эш: Дивар – стена

- Тегермән сүзен аңлатмалы сүзлекләрдән табу

- Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый

- Шигырьне укучылардан укыту

          Шигырьгә анализ ясала.

-Басу уртасындагы иске тегермән лирик герой күңелендә нинди хисләр уяткан? (Сагыш хисе)

- Ләкин бит хиснең кискен алмашынып торуын да күрәбез. Бу кайсы юлларда күренә? (Дуламый, котырмый тегермән,

ул инде бер генә канатлы,-)

-Лирик геройның күңелендә тегермәнне кызгану ” берничә канатлы” вакытларын сагыну хисе дә бар. Шул юлларны табыгыз.

(Кадаклап һәм потлап үлчәнгән...

Бик сирәк чалына цетнерлар,-)

- Бу юллар нәрсә нәтиҗәсендә барлыкка килә? (Халык ипигә, ризыкка интегеп яши. Монда борчылу хисе туа. Моны искә төшерү лирик геройны борчылырга мәҗбүр итә.

Кайгыны хет тарттыр ташларда,

кайда ул, кай төштә тыныч кич?-)

- Бу куплетта борчылу нәрсәгә әйләнә? (Кайгыга)

- Лирик герой кайгысының сәбәбен нәрсәдә дип уйлыйсыз? (Дөнья кайгысы, башкалар кайгысы)

- Дөрес, шигырьдә ул тузан белән чагыштырылган. Үз кайгысыннан юануны ул нәрсәдән эзли? (Яңгырдан)

(Яңгырлар ныграк юсайде

Дөньяның җыелган тузанын.)

- Шагыйрь аерым символларга мөрәҗәгать итә. Шуны шигырь юлларыннан табыгыз.

(Тегермән, тузан, борчак кузагы)

Экранда аларның нәрсә белдерелүе чыга:

 Тегермән – үткәннәрнең истәлеге

Тузан – кайгы

Борчак кузагы – бүгенге муллык

Динамик пауза

- Ә хәзер ял итеп алыйк. Табигать кочагында утыргандай хис итеп, С.Хәкимнең “Таң атканда”шигыренә җыр җырлыйк. (Аудиоязмада “Таң атканда” шигыренә көй яңгырый, шуңа кушылып җыр башкарыла)

IV. этап. Белемнәрне ныгыту

Ә хәзер шигырьдәге үзенчәлекләрне билгеләп карыйк.

(Ике төркемдә эш. Укучылар дәфтәргә үзенчәлекләрне язалар. Соңыннан ике төркемнең эше  чагыштырыла, гомумиләштерелә  һәм нәтиҗә ясала) Экранда түбәндәге үзенчәлекләр чыга.

  1. хисләр кискен алмашына;
  2. әйтергә теләгән фикерен язучы шигырь эчендә, юану буларак китерә;
  3. шагыйрь төрле вакытка: үткәнгә, бүгенгегә, киләчәккә мөрәҗәгать итә, кечкенә генә шигырьгә барысын сыйдыра;
  4. символларны күп куллана, алар аша шигырьнең күчерелмә мәгънәсен аңлау җиңел;
  5. шигырь юлларын кинәт өзә, фикерне тәмамламый, күпнокталар куллана;
  6. символик мәгьнәгә ия сүзләргә, кабатлап, игътибарны юнәлтә;

          V этап. Рефлексия.  Укытучының дәрескә йомгак ясавы, түбәндәге сорауларга җавап алуы:

 - Без бу дәрестә нинди шигырьгә анализ ясадык?

- Яңгыр җир өстен юган, җан ияләре терелгән, басуда тук борчак, кукуруз... Лирик герой нәрсәгә ышана?

            Нәтиҗә: Лирик герой кайгыларның да юылуына ышана. Безгә укучылар шагыйрь күңелен дә аңлый белергә кирәк.

Журналга билгеләр куела, өйгә эш бирелә.Дәрес тәмам.

Категория: Мои файлы | Добавил: SaniyaGabitova
Просмотров: 181 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Белем җәүһәрләре
Эзләү